🎉 ДӘРТФЕСТ: фест бар, ә дәрт кайда? (репортаж)
🔹Казанда Республика көне уңаеннан оештырылган “Дәртфест” чарасыннан видеоязма. 🤷♂ Нидер җитмәде миңа "Дәртфест"та. Ирексездән "Печән базары" фестивале белән чагыштырам. Анда халыкның күзе янып, дәрте ташып торды. Ыгы-зыгы, шау-шу... Күңелгә рәхәт бер рух иңә торган җир. ... ә "Дәртфест"ның дәртен сизмәдем мин. ❓Шушы репортажда кемнәр бар? 🔹Алсу Фәтхуллина – Мәскәүдәге “Нур” фольклор коллективы җитәкчесе. Курайда уйнарга өйрәнеп килә. Казан Кремлендә ничә сумга яңа курай алуы турында сөйли. 🔸Рафаэль Гайзетдинов – курай ясау остасы. Берсендә аңа 750 курай эшләргә заказ биргәннәр. Ничә көндә ясап чыга алган? 🔹Фәүзия Бәйрәмова – тарихчы, галим, җәмәгать эшлеклесе. “Дәртфест” ярминкәсен йөреп чыкканнан соң, кайсы кул эшләнмәләреннән канәгать булмавы турында ӘЙТЧЕгә әйтте. #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #protatar #протатар #proтатар #москва #мәскәү #мәскәүчә #мэскэучэ #дәртфест #дэртфест