G
enby!

🔹Васил Гарифуллин: “Татар медиасы – милләтне саклаучы өлкә”

🔸Профессор Васил Гарифуллинны бүгенге заман татар журналистларының “рухи атасы” дип атыйлар. 2022 елда остазыбыз каләм әһелләре арасында уза торган иң дәрәҗәле бәйге – “Бәллүр каләм” конкурсының Гран-при иясе булды. Моның өчен аңа чып-чын машина бүләк иттеләр. 🔹“Васил абый, нишләттегез бүләк ителгән “тимер ат”ны?” – дип сорадым аңардан, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының “Бию көрәше”ндә очраткач үзен. 🔸Остазым белән татар биюләренең ни өчен нәкъ менә бүгенге көндә үсеш алуы, “пятачок”ларның гөрләве, татар журналистикасының да ни хәлдә булуы турында гәпләштек. 🔹“Казанда биючеләр көрәште!” репортажына Васил Заһитович белән әңгәмәнең бер өлеше генә кергән иде. Интервью тулы килеш шушы видеоязмада. #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #protatar #протатар #proтатар #москва #мәскәү #мәскәүчә #мэскэучэ #хәрәкәттәбәрәкәт #биюкөрәше

Смотрите также