🔥 Әйдә, барыйк, печән карыйк (репортаж)
Казанда 4 көн дәвам иткән “Печән базары” фестиваленнән мавыктыргыч видеоязма. ❓Шушы репортажда кемнәр бар? 🔹Зарина Сафина – Татарстан Милли музее бүлек мөдире. Татар ирләренең кызыл түбәтәй киюләре турында бәян итә. 🔸Лилия Сәмигуллина – Австралиянең Сидней шәһәре баш татары. Австралиянең төп символлары булган көнгерә белән коаланы үз куллары белән тотып каравы хакында сөйли. 30 ноябрьдә Сиднейда сабан туе узачак. “Килегез, көтәбез!” диде ул. Барыйкмы соң әллә? 🔹Луиза Хәмзина – дизайнер. Рәшит бабасына багышлап, зур панно ясаган. Әбигә дә багышланган иҗат эше бармы соң? 🔸Алсу ханым – ӘЙТЧЕнең дусты. Иртәсен безнең белән башлап, көнен дә безнең канал белән тәмамлый. Мондый җылы сүзләргә мең шөкер! Юкка эшләмибез, димәк. 🔹Гөлфия Билалова – дизайнер, VKда “Татарский мир” төркеме җитәкчесе. “Клиентлар мине бөтен дөньядан эзләп таба, мөрәҗәгать итә”, – ди ул. 🔸 Ризәлә Исмәгыйлева – “Тәртип” радиосы баш мөхәррире. Кем, кайчан һәм ни өчен “тук мәче тавышы” белән сөйлисең, дигән аңа? Ризәлә Исмәгыйлева тавышы белән яңгырый торган “Гыйлемхан” чәе рекламасын ишеткәнегез бармы? 🔹Наилә Айзятова – “Болгар керамика”га нигез салучы. “Җитте ашарга” дигән язулы тәлинкәнең ничә сум торуы хакында әйтте. 🔸 Алия Фаздалова – “Остабикә” иҗат студиясе җитәкчесе. Бер мендәр белән намазлыкны чигүгә күпме вакыт китүе турында бәян итә. 🔹Рауза Солтанова – галимә, сәнгать фәннәре докторы. 1978 елдан бирле күрешмәгән укытучысын “Печән базары”нда очраткан. Укытучы Фәһимә апаны ӘЙТЧЕ дә күрде. ... һәм башка бик кызык шәхесләрне күрә аласыз бу репортажда.