«Иремне яратмыйм!» Мәхәббәтсез гаиләне сакларгамы? Не люблю мужа!
Тыңлаучым, Чаллы шәhәрендә яшәүче Рәмзия ире белән 7 ел торып та, ярату булмаганын язып җибәргән. Мәхәббәтсез гаиләне сакларга кирәкме? Бу хакта психолог, яучы, "Сөембикә" журналы редакторы Лариса ханым Маликова, блогерлар ни уйлый? Бу проблема бик четерекле, киләчәктә дә бу теманы дәвам итәргә уйлыйм. Сездән фикерләр көтеп калам. Шулай ук , бүгенге чыгарылышта « Акчарлак» газетасы редакторы Рузилә Сафинаның / @РузиляСафина-ж2ч иҗаты белән танышырсыз.