G
enby!

Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапның презентациясе

Тинчурин театрында 20 гыйнварда “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды. “Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашты. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләде. К.Тинчурин театры чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән берлектә оештырды.

Смотрите также